Биредә 200дән күбрәк эш урыны булачак.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Элком” электротехник корпуслар җитештерү заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Тантана туры эфирда видеоконференцэлемтә режимында узды.
Исегезгә төшерәбез, предприятие 2018 елның ноябрендә республиканың Инвестиция комитеты хуплаган беренче проектларның берсе булды. 650 миллион сумга якын акча салып, инвесторлар Уфа районының Зубово авылында 8 мең квадрат метр мәйданлы заманча, югары технологияле комплекс төзеде.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, «Элком» җәмгыятенең киләчәктәге үсеш перспективалары һәм заводка дәүләт ярдәме чаралары «Сәнәгать сәгате»нең берсендә каралачак. - Бүген предприятие аякка басты дияргә була. Биредә 200дән артык эш урыны барлыкка киләчәк. Алга таба да проектка ярдәм итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.