Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районындагы хәл кабатланмасын өчен катгый бурычлар билгеләде.
Кичә Хөкүмәттә үткән атналык оператив киңәшмә республикада булган фаҗига турында фикер алышудан башланды. Узган атнада Әбҗәлил районындагы социаль приютта чыккан янгында 11 өлкән кешенең һәм инвалидның гомере өзелде. “Бу учреждениенең исемен дә әйтәсем килми (“Мәрхәмәтлелек йорты” — ред.), — мыскыллау кебек яңгырый, — диде Радий Хәбиров. — Бу коточкыч фаҗига. Кешеләр гомер буе эшләгән һәм картайган көннәрендә шушы йортка китерелгән. Җинаять эше кузгатылган, прокуратура мондый учреждениеләрне тикшерә башлаган, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы да читтә калырга тиеш түгел, дип саныйм”.
Республика җитәкчесе бу өлкәне тикшерергә һәм төбәк территориясендә мондый приютларның күпме булуын ачыкларга кушты. “Ике атна элек кенә без бөтен җәмгыять белән “Минем гаиләм” приютын яптык. Кайдадыр эшләп җиткермәвебез көн кебек ачык. Кызганычка каршы, соң гына шөгыльләнә башлыйбыз. Безгә мондый хәлләр булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк”, — дигән нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы чарада Уфаның яңа мэры вазыйфаларын башкаручы Сергей Грековны тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, ул — Уфада күләмле проблемаларны хәл итә алырлык “бик яхшы эшлекле репутацияле” кеше. “Сезнең өчен зур проект бар — бу 2024 елда Уфаның 450 еллыгын үткәрү”, — диде Радий Хәбиров аңа мөрәҗәгать итеп һәм уңышлар теләде.
Үткән тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 159 кеше тәшкил иткән. Пандемия башланганнан бирле инфекция йоктыручыларның гомум саны — 17 419 кеше. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Стационарларда 832 кеше дәвалана, аларның күпчелеге — уртача авыр һәм 68е авыр — хәлдә. Хәзерге вакытта авыруның җиңел формасы булган 2750 кеше амбулатор дәвалауда. Йогышлы профильдәге койка фондының йөкләнеш дәрәҗәсе 74,5 процент тәшкил итә. Республика территориясендә стационар медицина ярдәме күрсәтү өчен барлыгы 6 405 койка җәелдерелгән.
Башкортстанда медицина учреждениеләрендә 30 көнгә җитәрлек дару препаратлары булдырылган, дип хәбәр итте министр. Гыйнвар бәйрәмнәрендә коронавируслы пациентларны дәвалау өчен медицина препаратлары запасын формалаштыруны республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләгән иде. “Бөтен ил ял иткән чорда, бездә дарулар, табиблар, шәхси саклану чаралары (СИЗ) белән барысы да тәртиптә булсын. Без хәлнең арытаба ничек үсеш алачагын белмибез. Әгәр пациентлар саны кинәт артып китсә, даруларыгыз булсын!” — диде республика җитәкчесе.
Башкортстанның Ковидка каршы ситуацион колл-үзәге үз эшен Яңа ел каникулларында һәм алардан соң да дәвам итәчәк.
“Биш атна эчендә безгә 22 меңгә якын шалтырату килде. Көн саен, аеруча ял көннәрендә, мөрәҗәгатьләр саны кими бара. Бу республикада коронавируска бәйле хәлнең контрольдә булуын күрсәтә”, — дип ассызыклады колл-үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева.
Республикада полилингваль мәктәпләр саны арта. Аларның тәүге өчесе Уфада һәм Стәрлетамакта ачылган иде. Дүртенчесен Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Нефтекамада ачарга ниятлиләр. Киләсе елда, шулай ук, Хәйбулла һәм Баймак районнары балалары да шундый мәктәпләрдә укый алачак, ә 2024 елга алар 10 шәһәр һәм 5 район үзәген колачлаячак. Полилингваль мәктәпләрдә урыс, туган телләрне һәм берничә чит телне тирәнтен өйрәнәләр.
Киңәшмәдә былтыр ремонтланган подъездлардагы җитешсезлекләрне бетерү турында торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевның чыгышы тыңланды. Тикшерү нәтиҗәсендә сигез районда урнашкан 71 күпфатирлы йорт подъездында үткәрелгән ремонт буенча җитешсезлекләр ачыкланган. Кызганычка каршы, вандализм күренешләре дә күзәтелә. Муниципалитет башлыкларына бу мәсьәләне катгый контрольгә алырга кушылды.
Чарада Яңа ел бәйрәмнәрендә хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелде. Шунысы куанычлы, бәйрәм чорында һәлак булучылар саны кими. Әйтик, 2019 елның тәүге ун көнендә 22 кеше үлгән, шуларның 12се исерек булган. Былтыргы бәйрәмнәрдә гомерләре өзелгән 10 кешенең дүртесе айнык булмаган. Корбаннар саны кимү — Яңа ел бәйрәмнәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю нәтиҗәсе, дип ассызыкладылар киңәшмәдә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.