+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 декабрь 2020, 11:54

Үле гәүдәдә 35 сәгать яши

Коронавирустан вафат булганнарның гәүдәләрендә әлеге куркыныч инфекциянең калуы, шуның өчен аларның капчыкта һәм ябык табутта җирләнергә тиешлеген инде барыбыз да беләбез. Ә менә шушы көннәрдә галимнәр мәетләрдә ковидның ничә сәгать йогышлы булып саклануын ачыклаган.

KURSK.COM мәгълүмат-яңалык порталы хәбәр итүенчә, белгечләр COVID-19дан һәлак булганнарның мәетләре дә зур хәвеф чыганагы икәнлеген дәлилләгән.

Патологоанатомнар үлгән пациентлардан махсус анализлар, мазок алган һәм шуны ачыклаган: вафат булганнан соң 35 сәгать буена үле гәүдәләрдәге вирусның якындагы кешеләргә йогу ихтималы бик зур.

Бу өлкәдә тикшеренүләр дәвам итә.

Фото: gkb-31.ru
Читайте нас