Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев "Теләкләр чыршысы" бөтенрусия акциясендә катнашты. Парламент спикеры "Башкортостан" концерт залында куелган Яңа ел чыршысыннан өч шарны алып, аларга язылган теләкләрне укыды.
- Аман Таһиров, аңа дүрт яшь. Йорт спорт комплексы турында хыяллана, - дип укыды Константин Толкачев. - Екатерина Холстинина, 13 яшь. Велосипед турында хыяллана. Ә бу Яңавыл коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балаларның теләкләре: балалар бүләк итеп видеокамера һәм тәм-томнар алырга тели. Бик рәхәтләнеп барлык теләкләрне үтим. Яңа ел алдыннан үзеңне Кыш бабай итеп хис итү һәм балаларга бераз тылсым бүләк итү күңелле.
Парламент спикеры белән бергә акциядә Дәүләт җыелышы депутатлары Эльвира Аеткулова, Владимир Нагорный, Салават Хөсәенов, Шамил Шәрипов, Альберт Локманов, Айдар Якупов, Зәки Әлибаев катнашты. Һәр парламентарий шулай ук өч теләкне үтәде.
Фото: Дәүләт җыелышы-Корылтай.