Баланың әнисе Алла Талипова сүзләренә караганда, бала авыр чирле, әмма музыканы ярата һәм сизә, аңа клавишалы уен кораллары кызыклы. Яңа ел алдыннан Саша әти-әнисе белән бергә бәйрәмгә электрон синтезатор алу теләген белдерде. Михаил Закомалдин бүләкне тапшырды, әнисе аша малайга һәм аның гаиләсенә сәламәтлек теләде - Сашаның тагын ике олы абыйсы бар.
"Теләкләр чыршысы" - Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган бөтенрусия проектының ел саен уздырыла торган махсус акциясе. Акциягә старт Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан бирелде, ә Идел буе федераль округында аңа вәкаләтле вәкил Игорь Комаров кушылды.