-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 декабрь 2020, 16:39

Алдагы көннәрдә һава торышы бозыла

Алдагы ялларда һава торышы бозыла, дип кисәтә Башгидромет белгечләре.

Алдагы ялларда һава торышы бозыла, дип кисәтә Башгидромет белгечләре.

Киләсе ялларда җепшек кар явуы көтелә, буран чыгачак, ә юлларда бозлавык булачак, дип фаразлый Башгидромет.
Шимбә, 26 декабрьдә, бераз суытачак: төнлә -13, -18, аязытканда -23 градус көтелә, Җил көньяктан, кайбер районнарда көчле булачак.
Шимбә кару явуы көтелми. Ә менә якшәмбе, 27 декабрьдә, терекөмеш баганасы -2, -7 градус күрсәтәчәк, җепшек кар явачак, ул электр чыбыкларына һәм агачларга ябышачак, буран чыгачак. Юлларда кар сырынтылары һәм бозлавык булачак. Руль артына утыручыларга аеруча саклык күрсәтү кирәк.

Фото: ptzgovorit.ru
Читайте нас: