+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 декабрь 2020, 16:50

Балаларга шампан шәрабы кирәкме?

Мондый эчемлек баланы киләчәктә алкоголь куллануга этәрергә мөмкин, ди белгечләр.

Мондый эчемлек баланы киләчәктә алкоголь куллануга этәрергә мөмкин, ди белгечләр.

Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Аек Русия” башлыгы Солтан Хәмзәев балалар шампан шәрабын җитештерүне һәм сатуны тыюны таләп итә. Тиешле мөрәҗәгатьне ул сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка юллаган.
Хәмзәев билгеләвенчә, Яңа ел алдыннан илдә, гадәттәгечә, алкоголь продукциясен сатуның кискен артуы күзәтелә, “бу үзе артыннан авыр социаль нәтиҗәләргә китерә”. Аның сүзләренә караганда, илнең кайбер төбәкләрендә аның күләме 8-12 тапкыр арта. “Яңа ел традициясе табында балаларны алкоголь эчү процессына җәлеп итүдән башка узмый”, — ди ул.
“Ата-аналар, балаларга шампан шәрабы сатып алганда, аларны, үзләре дә сизмичә, алкоголь куллануга программалаштыра... Яңа елга кадәр, беренчедән, ата-аналар һәм ваклап сату челтәрләре ягыннан балалар мохитендә алкоголь рекламасын туктатуны тәкъдим итәм. Икенчедән, балалар шампан шәрабы һәм балалар өчен хәмерне имитацияләүче башка төр продукция җитештерүне һәм сатуны тыю буенча оператив чаралар күрергә кирәк”, — дип хәбәр итә РИА Новости Хәмзәевка сылтама белән.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: