Бүген, 25 декабрьдә, республика Башлыгы исеменнән балаларга тантаналы рәвештә Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Бүген, 25 декабрьдә, республика Башлыгы, муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары исеменнән балаларга тантаналы рәвештә Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Бүгенге көндә фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм башка конкурсларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 780 укучы өчен бүләкләр сатып алынган.
“Бу ел безнең тормышыбызга төзәтмәләр кертте, әмма без укучыларыбызга ярдәм итү мөмкинлеген таптык. Кызганычка каршы, санитар-эпидемиологик хәл аркасында, Республиканың төп чыршысына балаларны җыеп булмады. Радий Фәрит улы ярдәме белән Башкортстан балалары бүген республика Башлыгы исеменнән Яңа ел бүләкләре алды", — дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Муниципалитетларда бүләкләр тапшыру урамда, үзәк район чыршысы янында, муниципалитет раслаган исемлек нигезендә, балаларны чакырып оештырылды. Чара шулай ук Кыш бабай һәм Карсылу белән театрлаштырылган тамаша, уеннар, флэшмоблар, чыршы янында конкурслар, бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды.