+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 декабрь 2020, 21:40

Кемгә килгән Кыш бабай?

Нагай авылының иҗат коллективлары авыл халкын Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәмнәр белән котлады.

Нагай авылының иҗат коллективлары авыл халкын Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәмнәр белән котлады.

Балалар тамаша башланганчы ук чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырды. Боз шәһәрчегендә халык күп иде, күңелле булды.

Артистлар гына түгел, анда Нагай, Жилино, Зинино халкы да чыгыш ясады, конкурсларда актив катнаштылар, бүләкләр оттылар, биеделәр һәм җырладылар. Боз шәһәрчеге үзенчәлекле боз фигуралары белән матур итеп бизәлгән иде, чыршы янында фотога төшәргә мөмкинлек булды.

Кыш бабай белән Карсылу белән мәйдан яңа төсләр, дәртле җырлар, биюләр, карнаваль костюмнарга баеды, искиткеч бәйрәм булды.

Октябрь районында Яңа ел чаралары дәвам итәчәк, барыгызны да анда актив катнашырга чакырабыз!

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: