-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 декабрь 2020, 20:10

"Лукойл" да акциягә кушылды

"Лукойл" республикабызның автомобиль волонтерлары өчен 50 мең сумлык ягулык карталары бүлгән.

"Лукойл" республикабызның автомобиль волонтерлары өчен 50 мең сумлык ягулык карталары бүлгән.

Пандемия башлану белән актив гражданнар Башкортстанның волонтерлык хәрәкәтенә кушылды һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Автоволонтерлар исә пандемия шартларында урамга чыгарга ярамаган кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерә, табибларны дәваханәләргә алып килә һәм сменадан соң кайтаралар.

Менә бүген автоволонтер Сергей Лабин "кызыл зона"да эшләүче табибларга һәм шәфкать туташларына Яңа елга татлы бүләкләр тарату өчен Чишмәгә юнәлде. Һәм, әлбәттә, бу эштә «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» компаниясе ярдәме бик вакытлы булды. Проектның операторы - Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды.

"ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт" компаниясе традицион рәвештә киң хәйрия программасын гамәлгә ашыра. Предприятие балалар йортларына һәм балалар мәгариф учреждениеләренә, социаль яктан якланмаган халык төркемнәренә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмаларына ярдәм итә, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау турында кайгырта.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстанның иҗтимагый берләшмәләре "кызыл зона"да эшләүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре балаларына 4000нән артык Яңа ел бүләкләре тапшыра башлады да инде.

Проектны республика профсоюзлары, «Бердәм Русия» сәяси партиясе, «Волонтер-медиклар» иҗтимагый хәрәкәте, Гомумрусия халык фронты оештырды.

Проект 24 декабрьдә старт алды.

Фото: progio.ru


Читайте нас: