Республиканың 1200гә якын торак пункты Интернет челтәренә тоташтырылмаган. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Фейсбук"та бу проблема ничек хәл ителәчәге турында яза.
"Бу хәлне нормаль дип атарга, әлбәттә, ярамый. Аеруча кискен проблеманы без яз көне - хезмәткәрләрне һәм укучыларны дистанцион укуга күчергәндә тойдык. Шуннан соң кичектергесез карарлар кирәклеге билгеле булды; моны башкача кичектерергә ярамый.
Махсус программа эшләдек. Киләсе елда ук чыбыклы Интернет 262 торак пунктта пәйда булачак. Һәр йортта. Ә бу - 40 мең йорт хуҗалыгы, яки 100 меңгә якын кеше.
Әлбәттә, без проектны республика акчалары исәбенә генә тормышка ашыра алмыйбыз - ул шактый кыйммәткә төшә. Шуңа күрә дәүләт-хосусый партнерлык схемасын кулланачакбыз. Конкурсны игълан иттек, анда "Башинформсвязь" җиңде. Компания берлектәге финанслау шартларында элемтә урнаштырачак.
Якындагы елларда без һәр авылда сыйфатлы Интернетка ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерәчәкбез - аларның үзәктән никадәр ерак булуына карамастан. Шәһәр халкы гына түгел, авыл халкы да яхшы шартларда яшәргә тиеш", - дип яза Андрей Назаров.