+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 декабрь 2020, 13:10

Рөстәмнең хыялы тормышка ашкан

Җиде яшьлек малай Путинга хат язган булган.

Җиде яшьлек малай Путинга хат язган булган.

Русия Президенты Владимир Путинга Кыргызстанның Бишкәк шәһәреннән җиде яшьлек Рөстәм Ташматовка Кремльдән бүләкләр тапшырганнар.

Малай дәүләт башлыгына “Газпром” яисә “Роснефть” акционеры буласы килү һәм Тула прәннеген татып карау хыялы турында хат язган.

Тантана 25 декабрьдә Бишкәктәге Русия Фән һәм мәдәният үзәгендә узган. Кыш бабай Рөстәмгә Тула прәннеген, Владимир Путинның автографлы портретын һәм ил башлыгы өстәлендәге кебек термокружка тапшырган.
Шулай ук малайга Кыргызстанда “Россотрудничество” вәкиллеге башлыгы Виктор Нефедов зур энциклопедия бүләк иткән һәм уңышлы киләчәк теләгән.

Рөстәм Бишкәктәге 29нчы гимназиянең 2нче сыйныфында укый. Ул - “Яхшы кешеләр” хәрәкәте әгъзасы, өмәләр үткәрүдә ярдәм итә һәм хәйрия чараларында катнаша, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Замана балалары нәрсә сорарга белә!..

Фото: iz.ru


Читайте нас: