Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 26 декабрьдә, шимбә көнне, урыны белән кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил талгын, көньяк-көнчыгыштан, көндез урыны белән көчле. Көндез һава температурасы -6...-11 градус.
Якшәмбе, 27 декабрьдә, төнлә урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә — - 11...-16 градус, аязыткан вакытта -21 градус салкын.
Көндез җепшек кар көтелә, аерым районнарда буран, юлларда кар сырынтылары, бозлавык булачак. Җил көньяктан, урыны белән көчле. Һава температурасы -2...-7 градус, дип хәбәр итә синоптиклар.