-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2020, 17:15

Бәйрәмегез белән, хөрмәтле коткаручылар!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров коткаручыларга изге теләкләрен юллады.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров коткаручыларга изге теләкләрен юллады.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Анда болай диелә: "Сезне чын күңелдән Русия Федерациясе Коткаручылар көне белән котлыйм! Сез, чыннан да, җаваплы бурычларны намус белән һәм нәтиҗәле хәл итеп, җәмгыятьтә ихтирамга лаек булдыгыз. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, сез беренчеләрдән булып ярдәмгә киләсез, табигать стихиясен юкка чыгарасыз, кешеләр тормышы өчен көрәшәсез. Акыллы, көйле, оператив эш итәсез.
Сибайдагы коткару операцияләре барышында да, "Полиэф"та да, башка объектларда да шулай булды. Республика халкын коронавирус инфекциясе таралудан яклауга керткән өлешегезне бәяләп бетергесез. Җиңел булмаган, бик мөһим хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт. Үз эшегезнең осталары - коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, водолазлар, кинологлар, психологлар - сез иң алдан экстремаль ситуацияләрдә иң катлаулы бурычларны хәл итәсез, уникаль авария-коткару эшләрен башкарасыз, еш кына үз тормышыгызны башкалар хакына куркыныч астына куеп, шәхси батырлык күрсәтәсез.
Үз чиратында, республика сезгә кирәкле ярдәмне күрсәтүне, ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләренең социаль гарантияләре системасын ныгытуны, лаеклы хезмәт шартлары булдыруны дәвам итәчәк. Быел һөнәри бәйрәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетының 5 еллыгы белән туры килде. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга изге теләкләр юллыйм, алар һәрвакыт сезгә игътибар һәм кайгыртучанлык белән ярдәм итсеннәр! Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров".
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: