0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2020, 21:15

"Хатын-кыз бәхете территориясе" - игелекле проект ул"

Радий Хәбиров әлеге проект турында фикерләрен белдерде.

Радий Хәбиров әлеге проект турында фикерләрен белдерде.
"Хатын-кыз бәхете территориясе" - искиткеч проект, мин бу академиянең идеологы булган коллективка һәм хатыныма рәхмәтле, проект бик кирәкле, диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалында туры эфир вакытында.
Төбәк Башлыгы белдергәнчә, ул һәрвакыт яхшылык, яктылык, активлык, реаль файда һәм ярдәм китерә торган проектларны хупларга әзер. Ул Ишембайдагы "Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә йөргәндә, мәдәният сараеның бер катын төрле табиблар кабул итү бүлмәсенә әверелдерүен искә төшерде. Хатын-кызлар профессиональ белгечләрдән консультация алалган. "Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә аерым очраклар буенча реаль ярдәм дә күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясе 2019 елның августыннан Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында гамәлгә ашырыла. Стәрлетамакта, Нефтекамада, Дәүләкәндә, Ишембайда, Учалыда, Баймакта, Иглиндә, Чишмәдә һәм Бәләбәйдә барлыгы тугыз зур чара үткәрелде. "Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә 23 меңнән артык кеше булды.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас в