-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2020, 18:05

"Савыт-саба юам, ашарга әзерлим"

Радий Хәбиров үзенең гаилә тормышы турында сөйләде.

Радий Хәбиров үзенең гаилә тормышы турында сөйләде.
"Якшәмбе - минем өчен гаилә көне", - диде бүген БСТ телеканалында узган "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясенең туры эфиры вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Республика җитәкчесе "Хатын-кыз бәхете территориясе" авторы, идея илһамчысы һәм кураторы булган тормыш иптәше Каринэ Хәбирова белән бергә проект мәйданчыгында булды.
"Ир-атларга бу көнне гаиләсе белән бергә үткәрүне тәкъдим итәм, бүген безнең шулай ук гаилә походы. Ял көннәрендә мин ашарга әзерләргә яратам һәм моннан зур канәгатьлек алам. Минем өчен бу үзенә күрә юаныч, якыннарыма, туганнарыма һәм дусларыма ниндидер яхшы әйбер эшлим. Шул ук вакытта мин күп әзерләргә яратам. Әзерләгәндә, син башыңдагы барлык кирәксез уйларны юкка чыгарасың, бу үзенә күрә медитация кебек. Савыт-саба юарга да тартынмыйм. Мин моңа хатын-кыз эше итеп кенә карамыйм. Хатының эштән арып кайтып, ашарга әзерли, өйне җыештыра, ә син диванда ятасың икән - бу гаделсезлек", - диде республика Башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, "Хатын-кыз бәхете территориясе" - ул республика хатын-кызларын иҗади һәм социаль идеяләрен тормышка ашыру өчен берлек төзергә чакыручы хәйрия проекты. Хатын-кызлар проект аша үзләре, сәләтләре турында белдерә, фикердәшләр таба, акча эшләүнең яңа ысулларын эзли, үз гаиләсенең тормышын яхшы якка үзгәртә ала.
Киңкүләм чаралар уздыруга чикләүләр кертелү белән “Хатын-кыз бәхете территориясе” ачык академиясе үткәрү форматын үзгәртте: бүген проект БСТның туры эфирында өч сәгатьлек телемарафон рәвешендә узды.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: