+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2020, 23:10

Торак-коммуналь хуҗалык көчәйтелгән эш режимына күчте

Һава шартлары начарлану сәбәпле, автомобиль юлларын даими чистартырга туры килә.

Һава шартлары начарлану сәбәпле, автомобиль юлларын даими чистартырга туры килә.
Бик күп кар яву сәбәпле, башкаланың коммуналь һәм торак хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерелгән. Үзәк урамнарны чистарту, җәмәгать транспорты тукталышлары, тротуарлар, күперләр һәм юлларны кардан чистарту тукталышларсыз дәвам итә. Моннан тыш, машина юлларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү дә алып барыла. Кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен 273 берәмлек техника, шул исәптән 66 үзбушаткыч, 34 төягеч, 42 МТЗ тракторы, 57 ком сипкеч җәлеп ителгән һәм 251 хезмәткәр эшли. Кар тазарту техникасы шулай ук шәһәрнең ерак территорияләрендә дә эшли. Уфа шәһәре хакимияте юлларда игътибарлы булырга чакыра.
Фото: ufacity.ru
Читайте нас: