+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 декабрь 2020, 16:55

2021 елда автобуслар белән тәртип булачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән матбугат конференциясендә аңа транспорт реформасы турында да сорау бирелде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән матбугат конференциясендә аңа транспорт реформасы турында да сорау бирелде.
– Мин инде бу транспорт реформасын юкка башламавым хакында әйткән идем. Проблеманы тиз хәл итеп булмау хакындагы фаразларыбыз гына чынга ашмады. 2021 елда тәртип урнаштырачакбыз. Бу күчмә состав һәм пассажир ташуларны оештыруга кагыла.
Шәхси транспорт йөртүчеләргә мәсьәләне, бәлки, аңлатып бетерә алмаганбыздыр. Бу юлдан барабыз. Мәсьәлә автобусларны рейстан алу турында түгел. Мәсьәлә барлык системаны җайга салу турында. Бу - комплекслы проблема, – дип җаваплады төбәк җитәкчесе.
Фото: untranssite.org
Читайте нас