Бүгенге туры эфирда барган матбугат конференциясендә республика Башлыгы Радий Хәбировка төрле темаларга кагылган сораулар бирелде.
“Сез биолог булырга теләгән булгансыз?” – дигән сорауга Радий Хәбиров: “Курыктым. Балачагымда Дроздов кебек булырга хыялланган идем”, – диде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров район башлыкларын “ышыклап” калдырамы? Бу сорауга да төбәк җитәкчесе ачык җавап бирде:
– Әгәр тарта алмыйлар икән – юк. Әгәр урлашалар икән – юк. Әгәр структуралары белән кайдадыр эшләп җиткерә алмыйлар икән, ярдәмләшәм.
#дома хэштегы турында да сорау булды.
– Мин үземне көннән-көн күбрәк өйдәгедәй хис итәм. Бу ике ел эчендә медитациягә һәм Башлык булганым өчен башымнан сыйпарга вакыт булмады.
Матбугат конференциясендә Радий Хәбиров журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ә кешеләргә барлык сорауларына да җавап бирергә вәгъдә бирде, бу елны бергә үткәннәре өчен рәхмәт әйтте.
– 2021 елда да бергә булсак, бу - иң мөһиме. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәсәк, димәк, барысы да яхшы булачак! – диде Башкортстан Башлыгы.
Матбугат конференциясендә “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның туган көне булуы да искә алынды, гәзитебез җитәкчесенә җылы теләкләр җиткерелде.
Фото: Туры эфирдан скриншот