-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2020, 23:15

Хәбиров Морзагуловның клибын күргәнме?

Күргән һәм ул аңа ошамаган.

Күргән һәм ул аңа ошамаган.

"Сездән һәрвакыт "үзебезнекеләр", "читләр" дигән төшенчәләр ишетелә. Кем соң ул "үзебезнекеләр"? - дигән сорауга Радий Хәбиров түбәндәгечә җавап бирде.

-"Үзебезнекеләр" - ул башкортстанлылар. Мин аларның һәрберсенә ярдәм кулын сузарга әзер. "Үзебезнеке" - мин ышанган кешеләр. Мин кешегә тиз генә ышана алмыйм, аны сыныйм. Ә сыналган үзебезнекеләргә хыянәт итмим. Аларга барысы да рөхсәт ителгән дигән сүз түгел бу. Аларга таләп тә катгыйрак.

Куштау каршылыгы вакытында миңа бер кешене вазыйфасыннан бушатырга дигән тәкъдимнәр күп килде. Мин басым астында берни дә эшләмим, киресенчә, усалланам гына.

Ростислав Морзагуловның Моргенштерн белән төшергән клибына килгәндә, мин аны күрдем. Ул миңа нык ошамады. Хакимият коридорларында андый клиплар төшерергә ярмый. Бик күп кире рецензияләр алдым. Гомумән, бу клип минем абруема тискәре йогынты ясады дип уйлыйм. Алай эшләргә ярамый. Мин аңа бик тупас итеп фикеремне белдердем.

Фото: журнал «Эксперт»
Читайте нас: