+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2020, 12:00

Кайсы тармаклар аеруча нәтиҗәле эшләгән?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров узып баручы елга йомгак ясады һәм алдагы чорга бурычлар билгеләде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров узып баручы елга йомгак ясады һәм алдагы чорга бурычлар билгеләде.

Радий Хәбиров ел йомгаклары буенча үткәрелгән оператив киңәшмәдә Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшен аерым билгеләп үтте.

“Быел Авыл хуҗалыгы министрлыгы бик актив эш күрсәтте. Без Инвестиция сәгатьләренә йомгак ясадык һәм республикага инвестицияләр күбрәк авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча килгән, дигән нәтиҗә ясадык. Гәрчә бездә бик куәтле сәнәгать предприятиеләре булса да. Илшат Илдус улы шулкадәр актив эшләде, зур рәхмәт сезгә”, – диде төбәк җитәкчесе вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать итеп.
Ул, шулай ук, авыл хуҗалыгын модерниза­цияләүнең, иске техникадан, үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге иске алымнардан китүнең “яхшы тенденция” булуын билгеләп үтте. Республика эшкәртү күләме буенча Идел буе федераль округында 6нчы урында тора. “Округта иң эре субъект булып, ит җитештерү буенча Русия Федерациясендә алдынгы урыннарны алып, без киштәләргә чыга торган продукция белән 6нчы урында торабыз. Бу безгә киләсе елга юнәлеш”, – диде Радий Хәбиров.
Илшат Фазрахманов билгеләп үтүенчә, 2021 елда төп игътибар азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүгә юнәлтеләчәк. Хәзерге вакытта үсеш программасы эшләнә. Төбәк азык-төлек продуктларын алга этәрү һәм яңа төбәк брендларын булдыру тагын бер мөһим бурыч булып кала.
2021 ел Башкортстанда “Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы” дип игълан ителде. Тиешле документлар кичә имзаланды. “Иң мөһиме, иң кыйммәтлесе — кешеләр гомере һәм сәламәтлек, тернәкләндерү программасы һәм мин атаган башка бик күп мәсьәләләр. Минемчә, моны гамәлгә ашыру өчен республикада ресурслар җитәрлек”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус пандемиясенә каршы актив көрәш өчен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. “Бу орденның статусында: “Гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен” дип язылган. Мин табибларга, шәфкать туташларына бик күп бүләкләр тапшырдым, һәм министрыбыз бу авыр вакытта сынатмады, нык торды дигән карарга килдем. Мин аның күзләрендә югалып калуны сизмәдем, ул бик компетентлы булды”, — диде республика Башлыгы бүләкне тапшырып.
Яңа ел каникулларыннан соң барлык укучылар да мәктәптә укый башлаячак, дигән өмет бар. “Дезинфекция үткәрергә, шулай ук язгы чорны лаеклы үтәр өчен мединспекторларның эшен оештырырга кирәк. Әмма алга таба да дистанцион белем бирүне камилләштерүне дәвам итү зарур, — диде төбәк җитәкчесе. — Бу ел бигрәк тә мәгариф системасы өчен катлаулы булды. Укуның дистанцион форматына күчәргә туры килде. Тик, җитешсезлекләр күп булуга карамастан, өйрәндек, белем бирү процессын туктатмадык. Моның өчен барлык укытучыларга да зур рәхмәт. Безнең мәктәпләрнең инфекция таралу учагына әйләнмәве өчен рәхмәт. Тик, шул ук вакытта, белем бирү сыйфаты кимүен дә танырга кирәк. Хәзер бу эшкә ныклап тотыныр өчен вакыт бар. БДИ буенча күрсәткечләр югарырак булырга тиеш. Бу — Мәгариф министрлыгы коллективы бурычы”, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинга.
Чарада Радий Хәбиров “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы турында уйларга кушты. “Безгә бик аз хезмәт хакында утыручы авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен “Авыл мәдәният хезмәткәре” кебек ниндидер кызыксындыру чарасын уйлап табарга кирәк, — дигән тәкъдим ясады ул. — Авылда акыллы һәм энергияле мәдәният йорты директоры булса, анда тормыш кайный, гөрли, олысы-кечесе катнаша. Мәдәният йортлары буенча актив эш алып барырга кирәк”. Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, пандемиядән иң нык зыян күргәне шушы өлкә булды. “Без күп кенә учреж­дениеләрне яптык. Мәдәният белән бәйле барлык чараларны да тиешле тәртиптә уздырганыгыз өчен рәхмәт”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан спорт объектлары саны буенча да яхшы күрсәткечләргә ия. Ул Русия буенча уртача күрсәткечтән 10 процентка югарырак. “Әмма бу гына аз, — диде республика Башлыгы. — Әйтик, без барлык муниципалитетларда да бассейннар төзү максатын куйдык. Бу бурыч көчендә кала. Әмма бу инде үткән гасыр. Хәзер районнарда халык боз сарайлары сорый. Баймакта шундый объектлар төзи башлавыбыз, Ишембайда төгәлләвебез бик яхшы булды”.
Радий Хәбиров Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы алдына 2021 һәм арытабангы елларда матди-техник базаны яңарту һәм ныгыту бурычын куйды. Шулай ук төбәк җитәкчесе, “Авыл тренеры” программасындагы кыенлыкларга карамастан, финанслауны дәвам итү, шулай ук эре халыкара ярышлар өчен көрәш турында да искәртте.
“Без сезнең белән, кызганычка каршы, соңгы унъеллыкка һәм, гомумән, кешелек дөньясына туры килгән иң авыр сынауларның берсен кичердек һәм кичерәбез. Кешеләр авырый, ке­ше­ләр үлә. Мин алда да безне катлаулы чор көтә дип әйтәсем килә, чөнки коронавирус беркая да китмәде һәм безнең халык бик арыды. Аларның безгә карата таләпләре күпкә арта. Һәм ничек кенә булмасын, без бу таләпләрне канәгатьлән­дерергә, күп эшләргә, күп төзергә, республикабызны тәртипкә китерергә тиеш. Мин сезнең белән бергә 2021 елга аяк басарга курыкмыйм, дип төгәл әйтә алам, чөнки без бергә бик катлаулы вакытларны кичердек. Авыр чакта сезнең берегез дә куркып калмады”, — диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, Хөкүмәт “Яңа елга ышаныч, өмет белән керә” һәм үз алдына кешеләрнең гомерен саклау бурычын куя.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: