Республика Башлыгы шәһәр халкын борчыган сорауга җавап бирде.
Республика Башлыгының матбугат конференциясендә социаль челтәрләрдән дә сораулар күп булды. Шундыйларның берсе “Башкортстан ихаталары” программасына кагыла. Төбәк Башлыгыннан Нефтекама шәһәрендә ихаталар кайчан төзекләндерелә башлаячагы белән кызыксындылар.
“Башкортстан ихаталары” - җитди һәм кирәкле программаларның берсе. Беренче вакытта халык аңа ышанмады. Без 2020 елда 306 шәһәр ихатасын төзекләндердек. Без Нефтекама шәһәренә дә киләчәкбез. Йорт алдын төзекләндерүнең проектын төзергә кирәк. 2022 елда төзекләндерү эшләре башланачак, - диде төбәк Башлыгы.
Фото: newsbash.ru