-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2020, 17:50

Һәр йортка Яңа ел килсен!

Башкортстанда 7 меңнән артык бала “Һәр йортка – Яңа ел" акциясе кысаларында бүләкләр алды.

Башкортстанда 7 меңнән артык бала “Һәр йортка – Яңа ел" акциясе кысаларында бүләкләр алды.

“Һәр йортка – Яңа ел" Бөтенрусия акциясе кысаларында волонтерлар республика буйлап урнашкан балалар йортларындагы, интернатлардагы, медицина учреждениеләрендәге, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларны котлый.
Төбәкнең 7 меңнән артык сабыена Яңа ел бүләкләре тапшырылды да инде, шуларның 4 366сы – авыр тормыш хәлендә калган балалар.
Кыш бабай һәм Карсылу ролен 400дән артык волонтер үз өстенә алды.
Шулай ук акцияне оештыручылар республиканың ковид-госпитальләрдә хезмәт салучы 5 меңнән артык медицина хезмәткәренең балаларын да котларга ниятли.
— Без Кыш бабайлар һәм Карсылуларның зур командасы белән һәр йортка бәйрәм килсен, балалар могҗизага ышансын өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Без бигрәк тә аз керемле гаиләләрдәге әти-әниләрне “новыйгод.мывместе2020.рф” сайтында заявка калдырырга чакырабыз”, — диде проектның кураторы һәм партнеры, “Безнең киләчәк” хәйрия фонды директоры Гөлнара Хәмиева.
Шулай ук www.dobro.ru сайтында теркәлеп, һәркем үзен тылсымчы итеп тоя һәм волонтерлар сафын тулыландыра ала.
“Һәр йортка – Яңа ел " акциясе берничә махсус котлау форматын үз эченә ала: “Теләкләр чыршысы”, #Рәхмәт2020 челленджы, “#ЕлкиАрт" проекты. Һәр ишегалдында бәйрәм”, “Зур тәнәфес” белән Яңа ел каникуллары, “Серле Кыш бабай” һәм башкалар.

Фото:pravitelstvorb.ru
Читайте нас: