Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгы турындагы сорауны тулыландырып җавап бирде.
Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин 2024 елда Уфаның 450 еллыгын үткәрү турында указга кул куйды. Уфа ничек үзгәрер, федераль үзәк күпме акча бирер? Журналистларны шушы сораулар да борчый.
- Бу юнәлештә Оештыру комитеты төзелде, әзерлек бара, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, акча кирәк. Хәлләр катлаулы, бюджет белән бигрәк тә. Шуңа да өстәмә акча алу җиңел булмаячак. Иң күбе - 50, иң азы 20-25 миллиардка исәп тотабыз. Ләкин шушы азны алу да җиңел булмаячак. Тагын өч җәебез калды, шушы вакыт эчендә бик күп эшләр башкарырга кирәк булачак. Ләкин барысын да булдырырбыз дип ышанам.
Киләсе сайлауларда катнашу турындагы сорауга ул, үз эшчәнлеге файдалы һәм нәтиҗәле, халыкка кирәк була икән, катнашачакмын, диде.
Фото: kudago.com