Матбугат конференциясендә Баймактан сорау яңгырады.
Анда сугыш хәрәктләренең 710 ветераны яши икән. Аларны торак мәсьәләсе борчый. Бу ветераннарга да ташламалы хак белән җир участогы бүлеп булмыймы, дип кызыксыналар. Баймакта җир күп.
- Җир бар ул. Ләкин коммуникацияләр үткәрелмәгән. Үткәрелгән участокларның бәясе бермә-бер арта. Без күпбалалы гаиләләргә участок бүлүне дә акчалата компенсациягә алыштырдык, чөнки чират озын. Мин бу мәсьәләне яхшылап өйрәнергә тиеш. Өйрәнмичә республикада тагын бер ташламалы категория булдырып, аларның картайганчы җир участогына чиратта торуы беркемгә дә кирәкми, - диде Радий Хәбиров.
Фото: yconsult.ru