Республика Башлыгы шәһәрдәге төзелешләргә кагылышлы четерекле сорауларга да җавап бирде.
Уфадада яшәүчеләр “Җиңү” паркы алдында алты метрлы койма төзүләре турында борчылып сорау юллаган.
“Мин Уфаның ул өлешендә күптән булмадым. Уфа хакимияте җитәкчеләренең бу сорауга ничек җавап бирүен күрәсем килә. Мэр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков моңа игътибар итте һәм бу эшне туктатты.
Шота Руставели урамында төзелүче йорт һәм Гафури паркы белән бәйле хәлгә килгәндә, бу хакта Өлфәт Мансур улы белән күп сөйләштек. Һәм безгә кадәр төзелешкә документлар күп бирелгән иде. Минем Руставели урамына баруым законнар чыгару белән тәмамланды. Без координацион киңәшмә оештыру турында уйладык, анда мондый мәсьәләләр каралачак. Берничә утырыш уздырдык. Төзелешкә рөхсәт бирү — минем вәкаләтем түгел, бу муниципалитет эше. Иң элек Дәүләт җыелышы-Корылтай аша законнарны үзгәртү теләге булды. Гафури паркы мәсьәләсе буенча — анда йорт төзелергә тиеш түгел. Сергей Греков та шундый карар кабул итте. Әмма төзүче инде зур эш башкарган, чөнки аңа элек вәгъдә иткәннәр. Безгә күп кенә сөйләшүләр алып барырга кирәк", - диде төбәк Башлыгы.