+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 декабрь 2020, 19:00

Инвесторларның китүе — республика өчен зур югалту

Башкортстан Башлыгының матбугат конференциясендә “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та катнашты. Фаил Камил улы төбәк җитәкчесенә республиканың икътисадына бәйле көнүзәк сорау бирде.

Башкортстан Башлыгының матбугат конференциясендә “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та катнашты. Фаил Камил улы төбәк җитәкчесенә республиканың икътисадына бәйле көнүзәк сорау бирде.

Башкортстан Башлыгының матбугат конференциясендә “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та катнашты. Фаил Камил улы төбәк җитәкчесенә республика икътисадына бәйле көнүзәк сорау бирде. Митинглар нәтиҗәсендә көчле инвесторлар калдырып киткән районнар белән нишләргә? Аерым алганда, Әбҗәлил районында “Урыс бакыр комбинаты” белән булган очрак турында сүз барды.
— Әбҗәлил районы белән бәйле очракта, мин халык ялкынлы чыгышлар ясаган вакытта анда үзем бармавым өчен генә үкенәм. Кешеләр белән ачыктан-ачык аралашканда гына хәлнең үзәген тотып алырга мөмкин. Әйтик, Куштау белән булган очракта мин чыннан да ситуацияне, халыкның теләген һәм ихтыярын тойдым. Хәзер компания аннан китте. Аның китүе белән без 46 миллиард сумны югалттык дигән сүз. Шулай ук эш урыннарын да. Нәтиҗәдә, ир-егетләр Себергә эшкә китә, гаиләләр таркала. Мондый хәл бер-береңне ишетмәү, аңламау нәтиҗәсендә килеп чыкты, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы белдерүенчә, компаниянең лизенциясе бар, аңа кире кайтырга нигез бар һәм бу хәлне әле үзгәртеп була. Иң яхшысы – бөтен якларны да тыңлау, ишетү өчен референдум үткәрү. “Компания җитди, бу республика өчен зур югалту”, - диде Радий Хәбиров.


Читайте нас