Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча ноябрьдә Уфада Ковидка каршы ситуацион үзәк эшли башлаган иде.
Үзәк “Торатау” Конгресс-холлында урнашкан. Монда медицина оешмаларына ярдәмләшеп, кешеләргә опреатив консультация бирәләр.
“Ватандаш” журналының баш мөхәррире урынбасары Римма Гобәйдуллина биредә оператор булып башлап, хәзер үзәктә тим-дидер булып эшли.
– Ковидка каршы ситуацион үзәк, 87нче оператор. Минем исемем - Римма. Исәнмесез! Сезне нәрсә борчый? – дип башлый ул эшен.
Яңа һөнәр үзләштергән журналист үзәк эшчәнлеге, андагы эш нечкәлекләре, катлаулылыклар, яңа эшне башлап җибәрү үзенчәлекләре турында кызыклы һәм эчтәлекле мәкалә язган.
Римма Гобәйдуллинаның фәһемле язмасы белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз: vatandash.rbsmi.ru/articles/obshchestvo-/Situatsionniy-antikovidniy-tsentr-vzglyad-iznutri-612391/
Фото: vatandash.rbsmi.ru/articles/obshchestvo-/Situatsionniy-antikovidniy-tsentr-vzglyad-iznutri-612391/