+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 декабрь 2020, 13:05

Романның Яңа ел хыялы тормышка ашты

Башкортстанда унбиш яшьлек Роман Щекатуровка республика Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Башкортстанда унбиш яшьлек Роман Щекатуровка республика Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Уфада яшәүче унбиш яшьлек Роман Щекатуровның хыялы “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясенә эләкте.

17 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортостан” дәүләт концертлар залында урнаштырылган чыршыдан акциядә катнашучылар теләге язылган өч шар алган иде. Төбәк җитәкчесенә Stels Energy сериясеннән өч тәгәрмәчле велосипед турында хыялланган Романның хаты эләкте.

Кичә Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова һәм Ленин районы башлыгы Олег Котов Щекатуровлар гаиләсенә бүләк тапшырдылар.
“Теләгемнең тормышка ашуына, ягъни, чыннан да, миңа менә шундый велосипед бүләк итүләренә ышанып булмый", – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Роман.

Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадан 9 яшьлек Михаил Манулинның һәм 65 яшьлек Ишембай пенсионеры Татьяна Буланкинаның теләген тормышка ашырган иде инде.

Билгеле булуынча, “Теләкләр чыршысы” акциясе быел 5 декабрьдә старт алды. Республикада ятим һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларның хыялларын тормышка ашырырга өлгерү өчен аны озайтырга карар кылдылар. Гаризалар 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр кабул ителде.

Башкортстаннан акция сайтына 500дән артык теләк белән гариза керде. Аларны 28 февральгә кадәр башкарачаклар.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: