+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 декабрь 2020, 07:55

"Сораулардан курыкмый, хаталарын таный..."

Кичә республика Башлыгы Радий Хәбировның матбугат кнференциясе үтте Шушы уңайдан без Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшеваның фикерләрен белдек.

Кичә республика Башлыгы Радий Хәбировның матбугат кнференциясе үтте Шушы уңайдан без Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшеваның фикерләрен белдек.

- Республика җитәкчесенең шушындый форматта үткән тәүге матбугат конференциясе уңай тәэссоратлар уятты. Миңа Радий Фәрит улының сорауларга тыныч, төпле җавап бирүе ошады. Ул бер сораудан да курыкмый, республика сулышын белә, тоя. Аннары, хаталарын таный, шунысына шаккаттым. Әйтик, транспорт буенча проблеманың шулкадәр җитди булачагын башта аңламавын таныды.

Уфа турында бик матур сүзләр әйтте. Чыннан да, Уфа - республиканың йөрәге, ул матур, чиста булырга тиеш. Йортлар төзелергә тиеш, ләкин башкаларга комачау тудырмыйча гына, ихата уртасында түгел. Мисал өчен, Шота Руставели урамындагы хәл китерелде.

Шулай ук, сәламәтлек саклау темасына сораулар күп булды. Радий Фәрит улы бу теманы да якыннан белә, инде үзе дә табиб булып бетеп бара. Ул медицина хезмәткәрләре турында бик җылы сүзләр әйтте һәм, чыннан да, алар моңа лаек.

Киләчәктә мондый чаралар даими үткәрелер дип уйлыйм. Анда бигрәк тә район гәзитләре журналистлары чакырылса, яхшы булыр иде, дип исәплим. Әйтик, кайда язылучылар күп, шулар килә. Димәк, алар яхшы эшләгән һәм республика Башлыгы белән аралашуга лаек.

Менә шушылар. Радий Хәбировның Яңа ел котлавы да бик матур булды. Форсаттан файдаланып, мин дә барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, иң мөһиме - сәламәтлек телим!

Фото: Башинформ


Читайте нас