Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 гыйнвар 2021, 02:56

Безгә тугры калуыгыз өчен рәхмәт!

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!Сайттагы, социаль челтәрләрдәге дусларыбыз!Яңа 2021 ел белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!
Сайттагы, социаль челтәрләрдәге дусларыбыз!
Яңа 2021 ел белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Гәзитебезнең заманча версиясе - "Кызыл таң" сайтында һәм социаль челтәрләрдә 40 меңгә якын дустыбыз, безгә тугры калып, көн саен журналистлар куйган хәбәрләрне укып бара. Дөньяның барлык төбәкләреннән керүчеләрдән аена 2 миллион карау җыела.
Йөзьяшәр "Кызыл таң"ның традицион кәгазьдәге басмасын алдагы елда 5 меңгә якын кеше алдырачак.

Яңа ел якынлашканда һәркем узып баручы елны күздән кичерәдер. 2020 ел – бөтен дөньяда сынаулар елы булды. Авырлыклар иске елда калып, Яңа ел уңышлар, казанышлар, мәхәббәт, сәламәтлек белән тулы булсын! Һәркайда күптән көтелгән шатлыклар, җан тынычлыгы, күтәренке рух хакимлек итесен!

Ел хуҗасы Ак үгез яисә Сыер безнең халыкка таныш, якын. Бик авыр, сынаулы елларда кешеләргә ярдәмгә килгән хайваннар алар. Һәм әле дә ярдәменнән ташламаслар дип ышаныйк.

Без үзебез дә батыр халык, бу сыйфат төрле афәтләрне җиңә килгән ата-баларыбыздан бирелгән безгә. Алар үрнәгендә бүгенге сынаулар алдында югалып калмыйча, рухны төшермичә, уртак көч белән аны да җиңеп чыгарбыз. Монда безгә бердәмлегебез, илебезгә, республикабызга, милләтебезгә, телебезгә тугрылыгыбыз, борынгы җыр-моңнарыбыз ярдәм итәр.

Сәгать 12не сукканда һәркайсыгызның йортына бәхет-шатлыклар, өмет-ышаныч, сәламәтлек, игелек керсен.
Яңа ел белән, дуслар!
Читайте нас: