Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 гыйнвар 2021, 17:25

Исән-сау үсегез, сабыйлар!

Яңа елның беренче сәгатьләрендә Башкортстанның бала тудыру йортларында 15 сабый дөньяга килде.

Яңа елның беренче сәгатьләрендә Башкортстанның бала тудыру йортларында 15 сабый дөньяга килде.

Кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр 6 малай һәм 9 кыз туган.

2021 елда республикада беренче бала Уфада, Республика перинаталь үзәгендә 00.30 сәгатьтә туган. Ул - 3,5 кг авырлыктагы һәм 52 сантиметрлы кыз, дип хәбәр итте Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Софья Алешина.

Былтыр Яңа ел төнендә 20 бала туган: 11 малай һәм 9 кыз.

2015 елның Яңа ел төне республикада яңа туган балалар саны буенча рекордлы булды. 1 гыйнварда кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр 29 бала туды: 19 малай һәм 10 кыз.

Фото: Башинформ
Читайте нас: