Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 гыйнвар 2021, 02:10

Радий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте.
"Бу Яңа ел белән иң гади булмаган котлауларның берсе. Без барыбыз да шатлык хисен көтәбез, һәм бу безнең өчен дә, гаиләләребез өчен дә иң мөһим бәйрәм.
Безнең барыбыз өчен дә бу бик авыр сынаулар елы булды. Һәм без сезнең белән бергә аларны уздык.
Безнең республика, барыннан да элек, кешеләрнең ныклыгын күрсәтте. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шуңа күрә без елны иң аз югалтулар белән үттек һәм безнең илдә коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча иң уңышлыларның берсе булдык.
Беләсезме, бу ел, әлбәттә, югалтулар елы булды. Күпләр өчен. Һәм без алар турында хәтерләячәкбез.
Ләкин без инде киләчәккә омтылдык, Яңа ел турында уйлыйбыз. Һәм 2021 елга ышаныч, өмет белән карыйбыз. Чөнки без бик зур һәм нык гаилә. Без - 4 миллионнан артык. Һәм һәрберебез үзенең иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтте.
Без бу вакытта бергә идек. Алда безне сынаулар көтә икән, без шулай ук бергә булырбыз дип ышанам. Чөнки иң зур байлык, ассызыклап әйтәм, нефть, газ, сода түгел, ә сез - республикабыз халкы", - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: