+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 гыйнвар 2021, 10:27

Башкортстанда - "коры закон"!

Кемдер шатлана, кемнәрдер башын тотып утыра...

Кемдер шатлана, кемнәрдер башын тотып утыра...

Башкортстан территориясендә спиртлы эчемлекләр сату буенча чикләүләр гамәлдә булуын дәвам итә.

Бүген кибеттә алкогольле продукция сату закон нигезендә 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр генә рөхсәт ителә. Республикада «коры закон»ның өлешчә гамәлдә булуы шулай ук 5 һәм 6 гыйнварда дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: әлеге чикләүләр кафе һәм рестораннарга кагылмый.

Элегрәк «Башинформ» агентлыгы Уфада «коры закон»ның беренче көнендә закон бозу очраклары теркәлгәнен хәбәр итте. Нижегородка бистәсендәге кибетләрнең берсендә сатып алучыга бер шешә аракы сатканнар. Җаваплылар җәзасын алачак...

Фото:nash-izberbash.ru
Читайте нас