+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 гыйнвар 2021, 17:00

Соңгы сулышкача бергә...

Бу теләк фаҗигагә әверелмәсен иде...

Бу теләк фаҗигагә әверелмәсен иде...
Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чишмә районындагы янгын турында хәбәр килгән. Янгын Богомоловка авылындагы торак йортта булган.
Һәлакәт урынына кичекмәстән коткаручылар төркеме җибәрелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чакыруга килгәндә бер катлы кирпеч йортны тулысынча ут ялмап алган була инде. Анда 9 кеше катнашлыгында 3 янгын сүндерү машинасы эшләгән.
Ут тиз арада сүндерелгән. Әмма йортта ир-егет һәм хатын-кызның гәүдәләре табылган. Мәрхүмнәргә 57 яшь булган. Янгын сәбәпләре хәзерге вакытта ачыклана.
Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас: