+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 гыйнвар 2021, 15:50

Түләүләр - исәптә

Иҗтимагый палата экспертларны җыйды һәм гражданнарның түләүләре суммаларының каян барлыкка килүен тикшерде.

Иҗтимагый палата экспертларны җыйды һәм гражданнарның түләүләре суммаларының каян барлыкка килүен тикшерде.

- Елның беренче көннәрендә, тәүге мөрәҗәгатьләр булгач та, без экспертларны җыйдык, хәлне анализладык, аны җәмәгать контроленә алабыз. Проблемаларның берсе - барлык йортларда да счетчик күрсәткечләрен автомат рәвештә тапшыру өчен модемнар куелмаган.

Уфада мондый йортлар саны нибары меңгә якын һәм алардагы түләүләр 1000 сумга түгел, ә 300 сумга артты. Чөнки счетчиксыз тарифларны максималь норматив буенча һәм җылылык белән тәэмин итүчеләргә бу бик отышлы дип саныйлар. Мондый бер модемның бәясе 10 мең сумга якын, республикада яшәүчеләргә өстәмә чыгымнарын киметү өчен әлеге җайланмаларны сатып алуга акча бүлеп бирүгә ирешәчәкбез, — ди Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Морзагулов.

Искәртеп узабыз, декабрь өчен алынган счет-хәбәрләрдә төрле бәяләүләр буенча гадәти суммалардан 30-70 процентка югарырак сумма алган иде. Бу социаль челтәрләрдә ризасызлык тудырды.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: