-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 гыйнвар 2021, 22:45

Йортка килгән җылылык алтын хакынамы? Языгыз!

Бүген Башкортстан Иҗтимагый палатасының Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча комиссиясе ашыгыч рәвештә онлайн-утырыш үткәрде. Анда халыкка ярдәм алымнарына тукталдылар.

Бүген Башкортстан Иҗтимагый палатасының Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча комиссиясе ашыгыч рәвештә онлайн-утырыш үткәрде. Анда халыкка ярдәм алымнарына тукталдылар.

Комиссия әгъзасы Роза Хуҗина бу хакта нинди фикердә?

- Азык-төлек һәм торакка түләүләр һәрвакыт кешеләр тормышында иң актуаль мәсьәләләр булды һәм шулай булып кала да.

Бу мәнфәгатьләргә кагылуга, җәмгыять үзгәрешләргә тиз арада җавап бирә.
Әйе, күптән түгел алынган түләүләр, чыннан да, гражданнар арасында ачу тудырды. Без социаль челтәрләрнең канәгатьсезлек һәм сораулар белән шыгрым тулганын күрәбез.

Минем өлкән улым кечкенә студия-фатирда аерым яшәүче гаилә парының соңгы һәр айда 6 мең сум түләве турында сөйләде, ә элек 3-4 мең сум түләгәгәннәр. Алар - студентлар, гаилә бюджетында бу бик нык чагыла.
Мин гражданнарга "домком" күпфатирлы йортлар милекчеләренең бердәм берләшмәсенә керергә киңәш итәр идем. Барлык конкрет мәсьәләләр буенча да вәзгыятькә игътибар итәргә һәм мәгълүматны күршеләренә - йортта яшәүчеләргә җиткерергә кирәк, ә алга таба, әгәр хәл ителмәсә, тиешле органнарда, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында үз мәнфәгатьләрен якларга тиеш, - ди ул.


Шикаять язу өчен:

Хат белән: 420059, Уфа шәһәре, Степан Халтурин ур., 28 адресын,
Башкортстан дәүләт хакимияте органнарының электрон кабул итү бүлмәсе сайтын,
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының мәгълүмат системасын кулланырга мөмкин.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: