-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 гыйнвар 2021, 00:04

Дубровский беләме, сезме?!

Җылылык өчен түләү сизелерлек артмаган, ә урыны белән кимегән дә. Бу хакта БашРТС директоры Тимофей Дубровский хәбәр итә.

Җылылык өчен түләү сизелерлек артмаган, ә урыны белән кимегән дә. Бу хакта БашРТС директоры Тимофей Дубровский хәбәр итә.

- Без Уфадагы ике йортны алдык һәм ел дәвамында кешеләрнең җылылык өчен күпме түләгәнен исәпләдек, - ди ул.

Без тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштык. Аның буенча:

Донский урамы, 40 адресы буенча 32,4 кв. м мәйданлы бер бүлмәле фатир хуҗалары 2018 ел өчен – 12696 сум, 2019 елда – 14232 сум, үткән елда 14 384 сум түләгән. Үсеш - якынча 1 процент. Әмма әгәр дә 2019 елның декабрь ае һәм 2020 елның декабре өчен түләүне чагыштырып карасак, үсеш якынча 35 процент. Бу һава торышы белән бәйле – 2020 елда уртача һава температурасы 2019 елның декабренә караганда сигез градуска түбәнрәк иде.

Боҗра урамындагы 197 (62,9 кв. м) өч бүлмәле фатирда яшәүчеләр соңгы өч елда 21205, 20793 һәм 20180 сум түләгәннәр. Узган елның декабре өчен түләү 2019 елның декабре өчен түләүдән 28 процентка күбрәк, әмма гомум суммар түләү 2019 елдан 3 процентка кимрәк.

Билгеле булуынча, республика 2019 елның октябреннән җылылык өчен түләүнең яңа схемасына күчте. Хәзер без җылы өчен елына 12 ай түгел, ә сигез ай гына түлибез. Кышын күбрәк түлибез, җәй көне - берни дә түләмибез.

2021 елның гыйнварында күп кеше исәп хәбәре алган, аларның суммасы, төрле бәяләүләр буенча, гадәти бәяләрдән 30-70 процентка югарырак.

Республиканың Иҗтимагый палатасы эшне үз контроленә алды.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: