Тематик көн республиканың Яңа ел чаралары календаре кысаларында оештырылды.
Калтасы районында бүген #ӨМӘ #ДеньЧистойЗимы акциясе уза.
Бу көннәрдә районда күп кар яуды һәм чын кыш килде. Коммуналь һәм юл хезмәтләре иртәнге биштән тирә-юньне кардан тазарту эшенә кереште. Акциягә район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре дә кушылды.
Уртак көч белән урындагы халык урамнарны, шулай ук иҗтимагый киңлекләрне чистартты. “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында төзекләндерелгән балалар мәйданчыклары, шулай ук Калтасы һәм Краснохолм авылларында Җиңү парклары да игътибардан читтә калмады.