Алдагы көннәрдә һава торышы бозыла.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе халыкны һава торышының начараюы турында кисәтә.
Бүген көндез республиканың көньяк-көнбатыш районнарында урыны белән бозлавык көтелә. Шулай ук бүген бераз кар явачак, урыны белән уртача, көньяк-көнчыгышта явым-төшемсез.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә -7,-12 градус, аязыткан вакытта -14,-19 градуска кадәр суыта, көндез 5-10 градус салкын булачак.