Башкортстаннан өлкән яшьтәге дүрт туристның Чиләбе өлкәсендә адашуы турында язган идек.
Хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән, 50, 57 һәм 48 яшьлек хатыннарның, янә 62 яшьлек ирнең походка китүе турында хәбәр иттек.
Төркем Сатка районының Себер поселогыннан Зираткулга сәфәр чыккан. Алар 2 гыйнварда кайтырга тиеш булган. Әмма аларны югалтканнар.
Ниһаять, туристлар табылган. Ир һәм өч хатынны Чиләбе өлкәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Түлек бистәсеннән ерак түгел эзләп тапкан. Алар адашып калуда бары тик үзләрен гаепли.
Коткаручылар сүзләренә караганда, төркем вәкилләренең хәле яхшы.
Фото: "Башинформ"