Билгеле булуынча, республикада 31 декабрьдән 10 гыйнваргача янгынга каршы аерым режим игълан ителде. Сибайның янгын-профилактика комиссиясенең эшче төркеме бу уңайдан байтак рейдлар үткәрде. 4 гыйнварда – Горный, 5 гыйнварда Горький, Маяковский, Горняков урамнарындагы адреслар буенча йөрде. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча йортлар, фатирлар тикшерелде.
Белгечләр профилактик сөйләшүләр алып барды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне юк итү буенча рекомендацияләр, янгын хәвефсезлеге буенча белешмәлекләр таратты.