-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 гыйнвар 2021, 20:40

Җылылык өчен түләүләр буенча нәрсә булган?

2021 елның гыйнвар башында республикада меңләгән кеше декабрьгә коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләре алды һәм көтелмәгән күңелсезлеккә тап булды – җылылык өчен хаклар 30-70 процентка арткан.

2021 елның гыйнвар башында республикада меңләгән кеше декабрьгә коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләре алды һәм көтелмәгән күңелсезлеккә тап булды – җылылык өчен хаклар 30-70 процентка арткан.
Бу хәл буенча социаль челтәрләрдә халык ачуын түгә башлады. Нәрсә булган соң? Ташламалар белән ни булачак?
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сорауларга җаваплар юллаган.
Нәрсә булган?
“БашРТС” вәкилләре рәсми белдерү белән чыгыш ясады: тарифлар шул ук калган, түләүләр арту салкын декабрьгә бәйле. Өстәвенә, түләү тәртибе дә үзгәрде – 2019 елның көзеннән республика кешеләре җылылык өчен елына сигез айда түли, элекке кебек унике ай буе түгел.
Элек тә салкын була иде. Ләкин бу кадәр түләмәдек. Ни өчен?
“БашРТС” компаниясендә тикшерү үткәргәннәр – берничә очраклы йортны алганнар һәм кешеләрнең җылылык өчен күпме түләгәннәрен санаганнар. 2020 елның декабрендә кешеләр 2019 елның декабренә караганда 28-35 процентка күбрәк түләгәне ачыкланган (ә социаль челтәрләрдә кешеләр түләүнең 70 процентка кадәр артуын белдерде). Ләкин гомум түләү күпкә артмаган. Яңа кагыйдәләр буенча, без хәзер тигез булмаган өлешләр белән түлибез.
Нинди “яңа кагыйдәләр” тагын?
2019 елның көзенә кадәр без җылылык өчен елына 12 ай түләдек. Түләүне болай санадылар: үткән ел өчен гомум түләүне 12гә бүлделәр. Мәсәлән, 2019 ел өчен без 2018 елда түләгән кадәр түләдек. Ләкин моның өчен ел саен түләүне яңадан санау булды. Менә монда аңлашылмаучанлыклар килеп чыга иде. Бер елның һава торышы өчен икенче елны түләдек, ләкин бу елны ул икенче төрле иде. Әгәр үткән ел җылы булса, түләүне бераз кайтардылар. Ә салкын булса, өстәп түләделәр. Йөзләгән кешеләрнең 5-10 мең өстәп түләгән чаклары булды. Хәзер без күпме кулланабыз, шулкадәр түлибез. Кыш көне торбалар кайнар булганда – күбрәк, җәй көне түләмибез. Гомум түләү үзгәрми яисә аз гына арта.
Эш яңа кагыйдәләрдә генәме?
Җылылык өчен түләү артк проблемасын Башкортстанның Иҗтимагый палатасы контрольгә алды. Ул белгечләрне чакырып, шуны ачыклады: эш һава торышы белән тигез булмаган түләүләрдә генә түгел. Барлык йортларда да счетчиклар куелмаган. Кайбер очракларда счетчикның күрсәтмәләре кешеләр тарафыннан дөрес бирелми.
Бу проблеманы счетчик күрсәтмәләрен автоматик рәвештә бирүче модемнар хәл итә. Уфада мондый йортлар меңләгән һәм анда түләү шартлы рәвештә 1000гә түгел, ә 300гә арткан. Мондый бер модем 10 мең сумга якын тора. Әлбәттә, аны фатир хуҗалары алырга тиеш. Ләкин Уфа мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков кушуы буенча модемнар буенча чыгымнарның бер өлешен “җылылык бирүчеләр” үз өстенә алучы программа әзерләнә. Бу проблемаларны хәл итү мәсьәләләрне тыныч хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.
Бу хакта һәм җылылык буенча мәсьәләләр буенча кайда мөрәҗәгать итү хакында тулырак: www.bashinform.ru/news/1543843-chto-proiskhodit-so-schetami-za-otoplenie-v-bashkirii-sem-glavnykh-voprosov/
Фото: www.bashinform.ru
Читайте нас: