-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 гыйнвар 2021, 18:05

Радий Хәбиров изге гыйбадәтханәдә булды

Бүген Бөре районы буенча эш сәфәре ахырында Башкортстан Башлыгы Изге Троицкий хатын-кызлар монастыреның Михаил-Архангельск гыйбадәтханәсендә булды.

Бүген Бөре районы буенча эш сәфәре ахырында Башкортстан Башлыгы Изге Троицкий хатын-кызлар монастыреның Михаил-Архангельск гыйбадәтханәсендә булды.

1783 елда төзелгән агач бина 1842 елга кадәр тора. 1845 елда сәүдәгәрләр Никита Серебряков һәм Даниил Балаев акчасына шул ук урында яңа таш гыйбадәтханә төзиләр.

1936 елда ул ябыла һәм склад сыйфатында кулланыла. Сугыштан соң Уфа епархиясенең кырык чиркәве һәм гыйбадәт йортлары арасында гыйбадәтханә ачыла. Ярты гасыр Михаил-Архангельск храмы шәһәрнең православие тормышында зур урын алып тора, Бөре районының күпчелек территориясендә бердәнбер гамәлдәге гыйбадәтханә була.

2013 елда Нефтекама һәм Бөре епискобы Амвросий үтенече буенча Урыс Православие чиркәвенең Изге синоды карары белән чиркәү каршындагы Изге Троицкий хатын-кызлар монастыре ачылды. Хәзерге вакытта Михаил-Архангельск гыйбадәтханәсен ремонтладылар, хатын-кызлар монастыре өчен биналар төзеделәр, тирә-юньне төзекләндерделәр.

2016 елда гыйбадәтханәдә Изге Патриарх Кирилл булып, анда гыйбадәт кыла. Монда 1953-54 елларда Изге Патриарх Кириллның әтисе Василий Степанович Гундяев диакон булып хезмәт иткән.

Фото: башинформ
Читайте нас: