-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2021, 20:55

Ике сабый гомере өзелде...

Бүген республикада коточкыч авария булган.

Бүген республикада коточкыч авария булган.

Башкортстанда бүген, 9 гыйнварда, көндез Уфа - Ырынбур автоюлының 217нче километрында юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше, шул исәптен ике балигъ булмаган бала һәлак булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Күмертау ягына хәрәкәт иткән һәм Зианчура районында яшәүче 35 яшьлек ир идарә иткән "Mitsubishi Lancer" һәм "Hyundai Solaris" автомашиналары бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә “Hyundai”да булган ике бала, 7 яшьлек кыз һәм 8 яшьлек малай, шулай ук “Mitsubishi”дагы 35 яшьлек пассажирка һәлак булганнар. 35 яшьлек “Hyundai” шоферын һәм аның пассажирын дәваханәгә алып киткәннәр.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас: