-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2021, 16:23

Юллар ачылыр өчен ябыла

«Вся Уфа» телеканалының матбугат үзәгендә башкаланың Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү темасына багышланган "түгәрәк өстәл" булды.

«Вся Уфа» телеканалының матбугат үзәгендә башкаланың Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү темасына багышланган "түгәрәк өстәл" булды.

Аның барышында проект башлану турында халыкка хәбәр итүдә җитешсезлекләр мәсьәләсе күтәрелде.

Мөһим транспорт төененең яңа схемасы турындагы мәгълүмат узган елның 30 декабрендә генә басылып чыккан иде, ә инде 8 гыйнварда гамәлгә кертелде. Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре билгеләп үткәнчә, аңлату эшләре булмау халык тарафыннан бәхәсләр һәм аңлашылмаучанлык тудырды. Моннан тыш, күп кенә уфалылар Яңа ел каникулларына киткәч, чишелешне ябу турында эш атнасы башында шәһәргә керү юлында тыгынга эләгеп кенә беләчәк.

Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе начальнигы урынбасары Константин Паппе сүзләренә караганда, мәгълүмат вакытлыча юл схемасы буенча озак фикер алышуга, шулай ук юлүткәргечне реконструкцияләү буенча эшләрне финанслау 2020 елның декабрендә генә раслануга бәйле.

Бу белдерүгә аңлатма биреп, журналистлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре аңлату эшләрен оештыруда җитешсезлекләрне билгеләделәр. Чишелешне реконструкцияләү проекты концепциясе 2017 елда ук формалаштырылган иде, моннан тыш, әлеге проект өченче күпер төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Проектның асылын аңлатуны һәм аның белән бәйле проблемаларны узган елның көзендә хәл итү юлларын халыкка җиткерүгә берни дә комачауламады. Бу Уфада яшәүчеләр һәм кунаклар ягыннан булган канәгатьсезлек һәм аңлашылмаучанлыкларның шактый өлешен бетерергә мөмкинлек бирер иде.

Уфа хакимияте һәм шәһәр хезмәтләре, ә бу 20,5 меңгә якын кеше, эш көнен иртәрәк башлаячак. Хәзер муниципаль хезмәткәрләр иртәнге сәгать 9га түгел, ә 8гә эшкә киләчәк. Исәпләүләр буенча, аэропорт ягыннан шәһәргә керү юлында транспорт агымының иң югары ноктасы 8.10 сәгатьтән 8.50 сәгатькә кадәр интервалда була. Керү юлын бушату өчен мэрия, хезмәткәрләрнең эш вакытын үзгәртергә, дигән карар кабул итте.

Моннан тыш, шәһәр читендә яшәүче әти-әниләр (аэропорт ягына) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм Уфа мәктәпләре укучыларын балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә иртәнге 7гә алып килә алачак. Бу вакытта ук балаларны дежур төркемнәр кабул итә алачак.

Шунысы мөһим!

- шәһәргә керү ситуациясен күзәтү буенча махсус оештырылган штаб эшли. Аны Уфа хакимияте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков җитәкли.

- Уфа өчен тәҗрибә уникаль, чөнки реконструкция гамәлдә булган җанлы трассада уза, бу ачык йөрәккә операция ясау кебек, диләр, шуңа күрә Уфада аны беркайчан да эшләмәгәннәр.

Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү хәрәкәтнең ким дигәндә 10 елга катлаулану проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Уралмостострой " җәмгыяте филиалының 30нчы күпер төзү отряды директоры Василий Чекуров сүзләренә караганда, юлүткәргеч эшләре барышында хәрәкәт өчен ике өстәмә полоса булачак. Моннан тыш, Салават Юлаев проспектында бер очның киңлеге 9 метрга арттырылачак, бу өстәмә полосалар бирәчәк. Съездлар системасы да төзекләндереләчәк. Бүген Салават Юлаев проспектының барлык клевер чишелешләре арасында дөрес съездларга Сәгыйть Агиш урамына кергәндәге юлүткәргеч кенә бар.

Шулай да, автомобиль транспорты хәрәкәте белән килеп туган уңайсызлыклар киләсе елга кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә тыгыннарны урап узу юлларын алдан билгеләргә кирәк булачак.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас в