+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2021, 13:27

Артык уңганнарга монда да эш бар

Башкортстан премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова «Фейсбук»тагы сәхифәсендә республика интернатларында коронавирус вәзгыятен шәрехләде, шулай ук «артык актив журналистларга» берничә киңәш бирде.

Башкортстан премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова «Фейсбук»тагы сәхифәсендә республика интернатларында коронавирус вәзгыятен шәрехләде, шулай ук «артык актив журналистларга» берничә киңәш бирде.

Республика киңкүләм мәгълүмат чараларында өлкәннәр йортларының берсендә авыру таралу турында мәгълүмат пәйда булды. Бу хәбәргә карата Ленара Иванова үз фикерен белдерде.

«Сез инде аңлыйсыздыр, картлар йортлары җирдән аерылган утрауда түгел. Алар без яшәгән урында урнашкан, ә дөньяда вирус эпидемиясе котыра. Шуңа күрә, әйдәгез, реалист булыйк. Интернатларда коронвирус белән пациентлар да, персонал да авырый. Әмма Башкортстан интернатларында авыру белән бәйле вәзгыять илдәгедән яхшы яктан аерылып тора", — дип яза Ленара Иванова.

Шул ук вакытта министр «артык актив журналистларга» берничә киңәш биреп, аларны интернатларга эшкә чакыра.

"Хәлне катлауландырырга кирәкми, аны аек бәяләргә, җиң сызганырга һәм намус белән эшләргә кирәк. Яки, һәрхәлдә, эшләүчеләргә комачауламаска, — дип белдерде ул. — Бер үк вакытта эшкә дә чакырасым килә. Безгә хәзер интернат пациентларын карый торган персонал җитми. Бүгенге шартларда интернатларның штаттагы эшен тәэмин итү өзлексез киеренкелеккә китерә, әмма безнең барлык учреждениеләр дә эшләүдән туктамый».

Фото: Ленара Иванова, Fb
Читайте нас: