Ял көннәрендә Уфага көчле кар һәм буран килде. Шәһәр көрткә батамы?
Юллар һәм тротуарлар калын кар катламы белән капланды, 10 гыйнварга каршы төндә 194 берәмлек махсус машина һәм юл эшчеләре кар өемнәре белән көрәшергә чыккан. Уфа ишегалларында 700дән артык коммуналь оешма хезмәткәре иртәнге 5тән эшли, дип хәбәр итәләр башкала хакимиятеннән.
“Шәһәрнең үзәк урамнарын, автобус тукталышларын, тротуарларны, күперләрне һәм тоннельләрне чистарту өстендә эш алып барыла. Кардан арындыру техникасы шәһәрнең ерак районнарында да эшли. Моннан тыш, шәһәр автомобиль юллары бозга каршы материаллар белән эшкәртелә”, - диелә мэриянең рәсми белдерүендә.
Шәһәр хакимияте эшкуарларга биналар түбәләреннән карны һәм бозны чыгару, шулай ук үз фирмалары һәм оешмалары янындагы җәяүлеләр мәйданнарына бозга каршы материаллар сибү буенча мөрәҗәгать итте.
Фото: Ксения Калинина.