+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2021, 18:15

Крещение суыклары башлана

Республикада һава температурасы кискен түбәнәячәк.

Республикада һава температурасы кискен түбәнәячәк.

Башкортстанга көчле салкыннар килә. Метерологлар фаразлавынча, 12 гыйнварда Уфада төнлә 20 градуска кадәр суыта. Киләсе атнаның иң салкын көннәре 14 һәм 15 гыйнварда булачак дип көтелә. Көндез республиканың үзәк районнарында 26-27 градус салкын булачак, ә төнлә һава температурасы минус 33 градуска кадәр түбәнәячәк. 16-18 гыйнварда көндезге сәгатьләрдә Уфада - 20гә якын, төнлә - 25 градуска кадәр салкын булачак. Шундый ук һава торышы, әмма бераз кар явуы белән, 19 гыйнварда да көтелә.
Күпьеллык метеокүзәтүләр буенча, безнең климатик зонада гыйнварның икенче яртысы – елның иң салкын чоры. Бу чордагы көчле салкыннар “Крещение суыклары” дип атала.

Фото: fotokto.ru
Читайте нас: