+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2021, 15:00

Хаклар артуга нәрсә сәбәпче?

Декабрьдә җылылык өчен исәпләрнең артуына уртача айлык температураның үзгәрүе сәбәпче булган.

Декабрьдә җылылык өчен исәпләрнең артуына уртача айлык температураның үзгәрүе сәбәпче булган.

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган бүгенге оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев белдерде.

Министр сүзләренә караганда, эшче төркемнәр 7 һәм 8 гыйнварда сайлап алынган күчмә тикшерүләр үткәргән. Эш барышында алар ноябрьдә уртача айлык температура -1,8 градус, ә декабрьдә -11 градус дигән нәтиҗәгә килгән, бу исә бәяләрнең кискен күтәрелүенә китергән.

Шул ук вакытта ул кайбер йортларда «кирәгеннән артык җылыту» дип аталучы күренешләр ачыклануын ассызыклады. Монополиягә каршы хезмәт бу хәлне ачыкларга ниятли.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министр докладыннан канәгатьсез калды. Ул белгечләрнең бу проблеманы тиешле дәрәҗәдә җентекләп өйрәнмәвен әйтте.

«Мин бик аз нәрсә аңладым, дөресен генә әйткәндә. Сез юкка гына чыгыш ясадыгыз, чөнки бу хәл бик җентекле аңлатуны таләп итә", - диде ул.

Фото: Горобзор



Читайте нас: